17 октябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстан впечатляет арабских журналистов
В Татарстан прибыла делегация из 65 журналистов и блогеров из Бахрейна, Сирии и других стран региона.
-
Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли тәңгәллеген саклау юнәлешендә бурычлар билгеләде
Татар халкының милли тәңгәллеген саклау, аның милли кодын үстерү, шул исәптән, цифрлы мохиттә дә таныту буенча киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта республика парламентына еллык юлламасы белән мөрәҗәгатендә әйтте.
-
Сарымсак утыртабыз
Сарымсакны октябрь башлары - урталарында утырталар.
-
2026 елда хаҗга барачак кешеләр өчен аерым бер таләпләр кертелә
Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы киләсе елда хаҗ кылу өчен дин тотучының җитди авырулары булмавын раслаучы белешмә кирәк булачак, дип кисәткән.
-
Кайбер автосөючеләрнең машиналарын тартып алачаклар. Бу кемнәргә кагыла?
Финанс хәлләренә карамастан, исерек машина йөртүчеләрнең, автомобильләрен тартып алачаклар.
-
Яшь, өметле механизатор
Ачы авылында ишле, алты балалы гаиләдә дүртенче бала буларак туыпүскән, бүген җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтендә комбайнчы булып эшләүче Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов турында шулай дияргә мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов: Авыл ул – республиканың икътисади нигезе генә түгел, милли иминлеге дә
Авыл ул – республиканың икътисади нигезе генә түгел, милли иминлеге дә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.
-
КФУда татар телле журналистлар әзерләү өчен «ТНВ Медиалабораториясе» проекты эшли башлый
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар телле журналистлар әзерләү буенча «ТНВ Медиалабораториясе» проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә теле-радиожурналистикада үзләрен сынап карарга теләүче студентларга өстәмә белем бирү максатыннан үткәрелә.
-
Рөстәм Миңнеханов: Без фундаменталь фәнебезгә ярдәм күрсәтәбез
Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итә, яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булачак
Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында әйтте.
-
Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә
Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә. Шулай ук, «Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесе дә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.
-
Казан аэропортының яңа терминалы кайчан ачылачагы билгеле булды
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тукай исемендәге аэропортта яңа терминал төзелеше актив дәвам итә.
-
Татарстан хастаханәләрендә нинди төр белгечләр җитмәве ачыкланды
Республиканың бер башкаласында гына да лор-табиблар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 50% тан аз гына артыграк тәшкил итә.
-
Эльмира Зарипова: Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү – төп бурычыбыз
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы алдыннан республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган ярдәм чаралары турында сөйләде.
-
Миңнеханов: «Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»
«Татарстан алдагы үсешен дәвам итә. Күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора. Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе», –дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән чыгышын татар телендә башлады.