Яшь, өметле механизатор
Ачы авылында ишле, алты балалы гаиләдә дүртенче бала буларак туыпүскән, бүген җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтендә комбайнчы булып эшләүче Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов турында шулай дияргә мөмкин.
Ильясның хезмәт һәм тормыш биографиясе зур түгел. Шуңа да карамастан, ул өлкән буын, тәҗрибәле комбайнчылардан калышмыйча эшли. Быел ул ширкәт һәм район комбайнчылары арасында беренче урынга чыкты. Армия сафларында артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән Ильясны без “Теләче - Агро”, “Алан” ширкәтләрендә комбайнчы буларак хезмәт куйган елларын яхшы хәтерлибез. Әлеге хуҗалыкларда да бирелеп, алдынгыларга тигезләнеп эшләде. 2021 елдан ул үзенә беркетелгән куәтле комбайн белән “Теләче - Август” ширкәте басуларын иңли, елның-елында күкрәп үскән икмәкне түкми-чәчми җыеп алуда үзеннән лаеклы өлеш кертә.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев