17 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.
14 ноябрь көнне Казанның Игенчеләр сарае иң мактаулы игенчеләрне үзенә кабул итте. Биредә 2017 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары...
-
Татар теленнән диктант яздырачаклар
Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. «Татарча диктант» 5 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижау, Уфа,...
-
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш...
-
Резеда Төхфәтуллина: Тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра
Аның бер елмаюы гына ни тора! Тормышның шактый катлаулы һәм сикәлтәле борылмаларын үткән, акны карадан аерырга өйрәнгән яшьтә әнә шул ихлас елмаю аша да кемнең кем икәнен чамалап буладыр. Төчеләнү дә, тәрбиялелек тә түгел ул, күздән очкын, йөрәктән бал булып тама торган балалык елмаюы... Татарстаннаң халык артисты Резеда Төхфәтуллина турында...
-
17 ноябрь – Халыкара студентлар көне
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән. Бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яратып сайлаган белгечлек серләренә төшенү студент еллары белән бәйле. Районыбыздан бер меңнән артык...