17 ноябрь – Халыкара студентлар көне
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән. Бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яратып сайлаган белгечлек серләренә төшенү студент еллары белән бәйле. Районыбыздан бер меңнән артык...
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән.
Бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яратып сайлаган белгечлек серләренә төшенү студент еллары белән бәйле. Районыбыздан бер меңнән артык егет-кыз республикабызның төрле уку йортларында һөнәр үзләштерә. Бүген үткәрелүче әлеге бәйрәм белән студентларны ихластан котлап, укуыңда уңышлар һәм киләчәктә барлык теләкләренең тормышка ашуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев