18 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстан белем бирү кластерлары булдыру буенча Россия төбәкләре арасында – алдынгы
2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан. Бу 300дән артык белем бирү-җитештерү кластерлары. Хәзерге вакытта Татарстанда 22 кластер булдырылган. Бу турыда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
«Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивалендә
Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Ул татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу һәм популярлаштыру, традицион халык мәдәниятен торгызу, шулай ук үсеп килүче буын һәм өлкәннәр арасында мәдәни мираска ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында оештырыла. Чарада Күкчә, Караширмә авыл клубы, Үзәк мәдәният йортының иҗат коллективлары да катнашты.
-
Объектлардагы эш барышы белән танышты
Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә, республика программасы нигезендә төзелүче, капиталь төзекләндерелүче объктларда булып, эш барышы белән танышты.
-
Татарстанда еллык инфляция 7,26% тәшкил иткән
Бер ел эчендә – 2025 елның июнь аена – республикада куллану бәяләре 7,26% ка артты. Чагыштыру өчен, Россия буенча еллык инфляция июньдә 6,02% тәшкил иткән.
-
Уңган хуҗабикәләр өчен бәйге дәвам итә
Хәзер кемдер җиләк - җимеш җыя, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый, компот каплый, гөмбә җыя, аны эшкәртә, кыяр-помидор тозлый, маринадлый һәм башкалар. Шушы уңайдан, бәйге игълан иткән идек.
-
Татарстан табиблары байкерны коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән коткарган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә шок хәлендә булган 27 яшьлек мотоциклчыны китергәннәр. Аның сүзләренә караганда, ул рөхсәт ителгән тизлек белән барган, аның алдында җиңел машина көтмәгәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозып борылыш башлаган.