«Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивалендә
Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Ул татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу һәм популярлаштыру, традицион халык мәдәниятен торгызу, шулай ук үсеп килүче буын һәм өлкәннәр арасында мәдәни мираска ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында оештырыла. Чарада Күкчә, Караширмә авыл клубы, Үзәк мәдәният йортының иҗат коллективлары да катнашты.

Фестивальдә "Милли байлык" республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурсның финалисты Югары Мәтәскә авыл клубы каршында оешкан "Фазыл чишмәсе" халык фольклор коллективы, татарларда юкәдән мунчала ясау технологиясе паспортының театральләштерелгән презентациясен тәкъдим итте.

Җитәкчеләре Сәрия Гарипова булган әлеге коллектив һәм район мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова "Таткультресурс үзәге" ДБУнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев