18 октябрь 2025 яңалыклары
-
Теләчедә ярминкә булачак
6 ноябрь көнне 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Теләченең үзәк урамында (Ленин урамы) көзге ярминкә оештырылачак.
-
Канәфернең 6 шифасы
Канәфер һәр йортта булырга тиеш. Ул кан тамырларын ныгыта, баш авыртуын бетерә, кан басымын төшерә, йокыны җайга сала һәм бәвел кудыра.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча туризмны үстерү өчен 26 проект дәүләт ярдәме алачак
Бәйгедә сайлап алу йомгаклары буенча, Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән 26 проект 2025 елда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча туристик инфраструктураны үстерү өчен дәүләт ярдәме алачак. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
-
Иртә яздан - кара көзгәчә…
Радик Яхья улы Нәбиуллин быелгы уракта иң күп иген һәм күпъеллык үлән мәйданнарын урып, дүрт тапкыр кызыксындыру премиясенә лаек булды. Радик авыл хуҗалыгы тармагында 2004 елдан бирле хезмәт куя. Әүвәл МТЗ-1221 тракторында, “АКРОС-530 комбайннарында хезмәт куйса, соңгы елларда ЕС-1 комбайнында эшли.