Иртә яздан - кара көзгәчә…
Радик Яхья улы Нәбиуллин быелгы уракта иң күп иген һәм күпъеллык үлән мәйданнарын урып, дүрт тапкыр кызыксындыру премиясенә лаек булды. Радик авыл хуҗалыгы тармагында 2004 елдан бирле хезмәт куя. Әүвәл МТЗ-1221 тракторында, “АКРОС-530 комбайннарында хезмәт куйса, соңгы елларда ЕС-1 комбайнында эшли.
Уенын-чынын бергә кушып ул: ”Без өйдә квартирант кына инде. Иртә язда чыгып китеп, кара көз дә генә кайтып керәбез”, - диде. Бу чыннан да шулай һәм зарланып әйтелгән сүз дә түгел. Бүген ул Украинада барган махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, шунда булган абыйсы Рөстәмнең һәм аның хезмәттәшләренең исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Рөстәм дә монда булган чакта энесеннән ким эшләмәде, энесе кебек хуҗалыкның алтын баганасы иде. Комбайнда да, тракторда да күпләр көнләшерлек итеп хезмәт куйды. Радикның гомеренең күпчелек өлеше, кырда, эштә уза. Кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды инде дияргә мөмкин. Аны өендә яраткан хатыны Гөлинә, сөекле улы Раян, газиз кешеләре - әнисе Әлфия апа, әтисе Яхья абый сагынып көтеп торалар. Яхья абыйны да күпләр туган хуҗалыгына тугры хезмәт иткән игенче-механизатор буларак белә.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев