20 март 2024 яңалыклары
-
Мактаулы остазның көчле шәкертләре
11-17 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия Беренчелеге булып үтте. Анда Россиянең 63 төбәгеннән 850 яшь спортчы чыгыш ясады. Ярышта “Теләче” спорт мәктәбенең югары категорияле тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов җитәкчелегендә районыбызның яшь спортчылары да актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында (16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында) көч сынашкан Таһир Гәрәев (Иске Җөри урта мәктәбе) сул кул белән 13, уң кул белән 8 урынны яулады. Гомуми зачетта ул 11 урынны яулады.
-
Район бәйгесе җиңүчесе Фәния апа Мөбәрәковага Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдык
Бүген 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан үткәргән «Чын хуҗабикә» район бәйгесе җиңүчесе Фәния апа Мөбәрәковага Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдык.
-
Ягез әле, егетләр!
23 фе в ра л ь бә й рә ме нә, Бала н д ы ш а в ы л ы н ы ң мә дә н ият й о рт ы н да да “ Ягез ә ле, егет лә р!” к и чәсе бу л ы п үтте. Н и н д и ге нә к о н ку рс ла р да катна ш ма д ы да, н и н д и ге нә ге нә я р ы ш ла р да к ө ч с ы на ш ма д ы егет лә ре без.
-
2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән фйдаланды
Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
-
#һәрсыерчыкныңүзөе
Сыерчык оялары килә башлады, дуслар! Фотода Теләче авылыннан Валияхметова Мәдинәне күрәсез. Алар әтисе белән нинди матур оя ясаганнар.