Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мактаулы остазның көчле шәкертләре

11-17 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия Беренчелеге булып үтте. Анда Россиянең 63 төбәгеннән 850 яшь спортчы чыгыш ясады. Ярышта “Теләче” спорт мәктәбенең югары категорияле тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов җитәкчелегендә районыбызның яшь спортчылары да актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында (16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында) көч сынашкан Таһир Гәрәев (Иске Җөри урта мәктәбе) сул кул белән 13, уң кул белән 8 урынны яулады. Гомуми зачетта ул 11 урынны яулады.

70 килограммнан югары үлчәүдә (16-18 яшьлекләр арасында) кул көрәштергән Азалия Җамалиева (Алан авылыннан) уң кул белән 6, сул кул белән 2 урынга лаек булды. Гомуми зачетта Азалия 3 урынны яулады.  Әлеге җиңүе белән Азалия Россия спорт остасына кандидатлык нормасын үтәде. 

65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында (19-23 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында) чыгыш ясаган Гөлфинә Хәбирова (Алан авылыннан) уң һәм сул кул белән дә икенче урынга чыкты. Гомуми зачетта да ул икенче урынга лаек булуга иреште.

16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән ярышта Татарстан Республикасы җыелма командасы икенче, ә 19-21 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән ярышта икенче урынны яулады.  Әлеге уңышта “Теләче” спорт мәктәбенең югары категорияле тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов һәм аның шәкертләренең өлеше дә бик зур. Аларны чираттагы зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм киләсе ярышларда да уңышлы чыгыш ясауларын, имин бәйгеләр теләп калабыз.

Күптән түгел  Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан аңа йөзләгән шәкертләре һәм газета укучылар исеменнәнихлас тәбрикләүләрне юллыйбыз. Айрат абый! Эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы, хәләл җефетегез Гөлсинә ханым белән тигезлектә яшәвегезне, хәерле гомерләр теләп калабыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев