20 май 2018 яңалыклары
-
Укытучылыкка түләүле уку булырга тиеш түгел – Айдар Кәлимуллин
“Укытучы булырга теләүчеләр, контроль кабул итү урыннарын арттыру бәрабәренә, укытучылыкка уку мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, - ди ул. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин укытучылар өчен уку түләүле булырга тиеш түгел, дигән фикердә.
-
Суд журналистларны кертмәде, ә Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде
Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде. Процесс ачык режимда узды, әмма суд журналистларны кертмәде
-
Шәймиевка премия, Ризвановка машина - “Бәллүр каләм” нәтиҗәләре билгеле
“Пирамида"да Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
-
Лаеш районы хакимияте мөселман пляжы турындагы мәгълүматны кире какты
Татарстанның Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәтендә Лаешта мөселманнар пляжы ясау турындагы мәгълүматны кире какты. Алданрак кайбер матбугат чаралары “Камское море” пляж комплексы территориясендә мөселманнар өчен республикада беренче пляж эшли башлавы турында хәбәр иттеләр. Әмма соңрак бу мәгълүмат яңалыклар ресурсыннан алынды
-
Гомерне ничек озайтырга: 10 киңәш
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәң, гомерне кимендә 10-15 елга озайтырга мөмкин, ди белгечләр.
-
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар
Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.
-
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Татарстанда Минзәлә районында парашютчылар һәлак булган урын фотолары дөнья күрде. Аларны Россия Тикшерү комитеты бастырган.
-
Өлкәннәребез сынатмыйлар
18 нче май көнне Теләче муниципаль районы пенсионерлар командасы Республика Спартакиадасында катнашып кайтты. Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е.Я. Нуртдинова спорт ярышларында актив катнашты һәм ату ярышы буенча I урынны алды. Молодец! Җиңүчене котлыйбыз!