Иң-иңнәр сайланды
Узган җомга көнне Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Бәйгенең беренче этабы 26 гыйнвардан - 6 февраль көннәрендә Теләченең 1, 2, 3 нче номерлы балалар бакчасы базаларында старт алган иде.
Бәйгедә Теләче, Үзәк, Максабаш, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Шәтке балалар бакчаларыннан килгән...