"Теләче" газетасы - Теләче районы
15 майда 25 майга кадәр илебездә мәктәп укучылары өчен ГТО нормативлары тапшыру декадасы узды. Әлеге Бердәм декада кысаларында укучыларның физик әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. "Хезмәткә һәм илне сакларга әзер бул!" девизы астында узган әлеге фестиваль-чара безнең районда 21 май көнне Теләче болынындагы стадионда үткәрелде.
Районыбыз басу-кырларында кызу темплар белән барган кукуруз чәчү эшләре, 25 май төнендә яңгыр яву сәбәпле, бериш хуҗалыкларда туктап торды. Әмма эш темпы кими, кукуруз чәчү соңара дип хафалану урынсыз.
Бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Республика буенча 17 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашса, Теләче районы буенча 11 нче сыйныфны - 125 укучы, 9 нчы сыйныфны - 176 укучы тәмамлый.
0