Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Укучылар ГТО тапшырды

15 майда 25 майга кадәр илебездә мәктәп укучылары өчен ГТО нормативлары тапшыру декадасы узды. Әлеге Бердәм декада кысаларында укучыларның физик әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. "Хезмәткә һәм илне сакларга әзер бул!" девизы астында узган әлеге фестиваль-чара безнең районда 21 май көнне Теләче болынындагы стадионда үткәрелде.

Фестивальдә барлыгы 11 яшьтән 12 яшькәчә һәм 13 яшьтән 15 яшькәчә булган 94 укучы катанашты. Алар куллар белән этелү, пневматик мылтыктан ату, турникта тартылу, туп ату, урыннан ераклыкка сикерү, 1500 һәм 2000 метрга йөгерү кебек сынауларны үттеләр. Моннан тыш, фестиваль барышында укучыларның теоретик белемнәре дә тикшерелде.
Түбәндәге укучылар сынауларны югары күрсәткечләр белән үтәделәр:
11-12 яшьлек кызлар арасында
1 урында - Йолдыз Гайнуллина - Олы Мишә урта мәктәбеннән.
2 урында - Чулпан Маликова - Теләче урта мәктәбеннән.
3 урында - Зилә Сәмигуллина - Олы Мишә урта мәктәбеннән.
11-12 яшьлек малайлар арасында
1 урында - Нияз Ибраһимов - Теләче урта мәктәбеннән.
2 урында - Әнәс Галиуллин - Иске Җөри урта мәктәбеннән.
3 урында - Әмир Хәсәншин - Теләче урта мәктәбеннән.
13-15 яшьлек кызлар арасында
1 урында - Зилә Мәүлиева - Теләче урта мәктәбеннән.
2 урында - Илсияр Хәйретдинова - Олы Нырсы урта мәктәбеннән.
3 урында - Айзилә Файзыханова - Олы Нырсы урта мәктәбеннән.
13-15 яшьлек яшүсмер малайлар арасында
1 урында - Илназ Сафин - Олы Мишә урта мәктәбеннән.
2 урында Данир Мөлеков - Теләче урта мәктәбеннән.
3 урында - Асаф Закиров - Олы Мишә урта мәктәбеннән.
Команда беренчелегендә Теләче урта мәктәбен укучыларына тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары бүлеште.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев