Гомер көзен - картлар йортында
- Беркемем дә юк кызым. Берүзем. Улым бар-барын, ул еракта. Кайта алмый, җәй буе көттем, кайтмады. Эше күптер инде…
Ана йөрәге өзгәләнсә дә, баласын гаеплисе килми, «эше күптер» дигән сылтау белән юата ана үзен. Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында...