Социолог: Яшьләр арасында татар теленең кулланылышы юк дәрәҗәсендә
Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе - "ноль". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
"Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә....