Марат Әхмәтов: “Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 млн. тонна ашлык суктырылган иде инде”
Кичә, 29 июль көнне, Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре белән таныштырды.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, агымдагы елда 1,8 млн. гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк, шул исәптә 1,6 млн. гектар бөртеклеләр. Барлык җирдә дә урып-җыю...