Elvin Grey атказанган артист булды
Татарча Шоу-Бизнес

Elvin Grey атказанган артист булды

Башкортстан, Татарстан эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшин (Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Баймак районының Граф күлендә башкорт яшьләре җыены узганда, җырчыга атказанган исеме бирелү халкында дәүләт указы имзаланган булган инде. Бирегә яраткан артистларын карарга ун меңләп кеше җыелган. Радик Юлъякшин яшьләр өчен...

Башкортстан, Татарстан эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшин (Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Баймак районының Граф күлендә башкорт яшьләре җыены узганда, җырчыга атказанган исеме бирелү халкында дәүләт указы имзаланган булган инде.

Бирегә яраткан артистларын карарга ун меңләп кеше җыелган. Радик Юлъякшин яшьләр өчен румын музыканты Ион белән чыгыш ясап, сәгать ярымнан артык җырлаган.


Нет комментариев