Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-агарту проекты буенча башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары,әти-әниләре белән берлектә,истәлекле урыннар турында хатирәләрен, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә йөрергә, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр. Дәрес барышында укучылар республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары,...