Иске орлыкны «уяту» ысуллары
Үзең әзерләгән яки кибеттән сатып алып, кайчангы икәне онытылган иске орлыкларны нишләтергә? Әлбәттә, сыналган, яраклылык вакыты чыккан яратып үстерә торган сорт орлыкларны ташларга кул бармый. Мондый вакытта аларга бер шанс бирү дә комачау итмәс. Мәсәлән, помидор орлыклары 7 елга кадәр һәм хәтта артыграк та сакланырга мөмкин икән. Әлбәттә, барлык орлык та 100% тишелү турында сүз бармый монда. Кыскасы, әллә кайчангы орлыкларны ташлаганчы берничә төрле ысул «уятып» карарга була.