Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

14 февраль - гашыйклар көне

Бүген - 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез.

Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны үзегезнең мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз белән бәхетле итегез.

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки кагыйдәсен уйлап тапмаган. Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: "Мәхәббәт – ул йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”. Шуңа күрә, әгәр мәхәббәтнең асылына төшенергә теләсәң, акыллы һәм тәҗрибәле кешеләрнең язмаларын укырга кирәк. Аларның фикерләре белән танышкач, кайберсе белән килешәсең, я бәхәскә керәсең, я мәхәббәтнең уйдырма булуына инанасың.

Ә мәхәббәт турында канатлы сүзләр бик күп, мәсәлән, Нури Арслан:

"Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар.
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
мәхәббәтне гаеп итмиләр", – дип ышандыра.

Без исә,  Әмирхан ага Еники фикерләренә кушылып: мәхәббәтегез йөрәк һәм акылдан чыгып гомерлеккә булсын!- дибез. Бәхет сезгә!

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев