Суган кабыгының файдасы
КАРА ЧЕРЕКТӘН САКЛЫЙ Үсемлекләр кара черек авыруына бирешмәсен өчен суган төнәтмәсе ярдәм итә. Суган кабыгына бер литр су салып, бер тәүлек төнәтегез. Сөзеп, һәр 6 көн саен 2-3 тапкыр әлеге суны сибегез. Төнәтмә туфрактагы зарарлы микрофлораны үтерә, аны микроэлементларга баета.