Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 декабрь көнне Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтәбез

Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар! 27 декабрь көнне без һөнәри бәйрәмне - Россиядэ коткаручылар көнен билгеләп үтәбез. Безнең дәүләттә гомер - гомергә ут көрәшчеләренең фидакарь хезмәтен бәяләделәр һәм хөрмәт иттеләр, янгын эше тарихы аларның җәмгыятькә фидакарь хезмәт итүенең күпсанлы мисаллары сөйли.

Бервакытта да янгын сакчылары безнең илнең иң авыр вакытларында да үз эшен туктатмады. Бөек Ватан сугышы елларында янгын сүндерүчеләр җилкәсенә төп авырлык ятты. Дошман авиациясе налётлары китереп чыгарган ут белән көрәшү авырлыгы безнең чиксез Ватаныбызның бөтен тылын ут эченнән саклады.
Бүген янгынга каршы хезмәт динамик рәвештә үсә. Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм республика хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр башлыклары ярдәмендә күп еллар дәвамында янгыннарны кисәтү системасын камилләштерү, алдынгы технологияләр кертү һәм заманча техника сатып алубуенча уртак эш алып барыла.
Ә иң мөһиме - безнең сафта җиңел булмаган хезмәтне профессиональ белгечләр алып бара. Һәркөнне алар Татарстан Республикасының иң тирән хөрмәтенә лаек булган фидакарьлек күрсәтеп, аңлы рәвештә хәвеф-хәтәргә баралар.
Бу бәйрәм көнендә безнең һәрберебез хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләребезтурында да искә төшерергә тиеш. Алар үзгомерләре бәрабәренә башка кешеләргәгомерләрен саклап кала алганнар. Без аларның истәлеген изге итеп хөрмәти тәбез.
Район жирлегендэ хезмэт куючы 134 нче номерлы янгын бүлекчәсендә эшлауче дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларына, янгын сүндерүчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм , хезматт аоператив җавап биргәнегез һәм туктаусыз профилактик эшчәнлегегез өчен ихластан рахматемне житкерам.Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм алган белемнәрегез район территориясендә янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән ышанычлы яклау нигезе булачагына шикләнмим.
Кадерле аксакалларыбызга тирән рәхмәтемне белдерәм, аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе яшьләр өчен лаеклы үрнәк һәм һөнәри осталык чыганагы булып тора.Коллектив хезматкарларена һәм ветераннарыбызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәттә уңышлар, һөнәри осталык үсеше телим! Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт сезга хезматегезне аңлап һәм яклап ярдәм итсеннар!

Зур ихтирам белэн 134 янгыннан коткору булекчэсе житэкчесе эчке эшлэр капитаны Шарипов Мансур Марсель улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев