Язлар китергән Җиңү
Кичә район мәдәният йортында “Алар даны мәңгелек” районкүләм сәнгать фестивале кысаларында “Бәхетле Җиңү язы” дигән исем астында район Пенсия һәм социаль фонды, 134 нче номерлы янгын сүндерү часте, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район электр челтәре хезмәт коллективларының концерты булды.