Сугышта хәбәрсез югалган солдат, 84 елдан соң, туган авылына кайтты
Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулса да, аның кайтавазы әле дә булса яңгырый. Бүген район халкы үзенең данлыклы улларының берсе, 1941 елда сугышка китеп хәбәрсез югалган Фәсхиев Әүхәди Фәсхи улының (1906 елда туган) сөякләрен туган авылына кайтарып, туган туфрагына индерде.