Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугышта хәбәрсез югалган солдат, 84 елдан соң, туган авылына кайтты

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулса да, аның кайтавазы әле дә булса яңгырый. Бүген район халкы үзенең данлыклы улларының берсе, 1941 елда сугышка китеп хәбәрсез югалган Фәсхиев Әүхәди Фәсхи улының (1906 елда туган) сөякләрен туган авылына кайтарып, туган туфрагына индерде.

Кызыл Армиядә сугышкан Әүхәдинең  1941 елның көзендә үк “хәбәрсез югалды” дигән кәгазе килә. Туганнары гомер буе өметләнеп яши, әмма солдат кайтыр җирдә булмаган шул… Белгәнебезчә, сугыш тәмамланганнан бирле эзтабарлар, эзләүчеләр отрядлары һәрвакыт хәбәрсез югалган яисә туганнар каберлегендә җирләнгән солдатларның сөякләрен (останки) табып, исемнәрен барлыйлар, соңгы елларда бу хәрәкәт бигрәк активлашты. Һәм менә  Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә дә хәбәрсез югалган Казаклар авылы кешесе Әүхәдинең, Смоленск өлкәсендәге Федило авылы янәшәсендәге урманда (окопта), сөякләре табылды, дип хәбәр итә Смоленск өлкәсенең  Холм- Жирковский районы "ЭХО" эзләү отряды җитәкчесе Дмитрий Викторович Степанов.   – Бәхеткә каршы бабайның кесәсендәге медальоны эчендә исеме, адресы язылган кәгазь кисәге искиткеч яхшы сакланган,  - диде бу турыда аның оныгы Марат.

Әүхәди абыйны озату буенча туган авылы Казакларда  тантаналы митинг оештырдылар, бик зурлап озаттылар. Чарада Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин,  Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе  Тимур Лукин, Саба һәм Теләче районнары хәрби  комиссары Фәнис Закиров та катнашты.

Шулай итеп, хәбәрсез югалганнар исемлеге тагы бергә кимеде, ә Әүхәди  исемле солдат туган туфрагына җирләнде...

 

Бу хакта тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Илнур Валиуллин фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев