Россия почтасы көне белән!
Без, почта дигәндә, теләсә-нинди һава шартларында да пенсия, газета-журналлар, кешеләргә хатлар аша сөенечле хәбәрләр җиткерүче хат ташучыларны күз алдында тотабыз. Саба районара почтамты, аның Теләче бүлеге коллективы, авылларыбыздагы бүлекчәләр күркәм хезмәт традицияләренә тугры калып һәм халыкның ихтирамын яулап, куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен эшли.