Түбән Саурышта - «Аулак өй»
17 июль көнендә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, халкыбызның бай мәдәни мирасына һәм гореф-гадәтләренә багышланган фольклор көне билгеләп үтелә. Бу көнне Түбән Саурыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Умырзая» , «Наз» фольклор, һәм «Кояшкай» ансамбль кызлары белән берлектә, «Аулак өй» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар.