Татарстанда урман янгыннарын искәртү өчен 177 такта урнаштырылган
В республике

Татарстанда урман янгыннарын искәртү өчен 177 такта урнаштырылган

2026 ел башыннан Татарстанда урман янгыннары темасына 177 мәгълүмат такта куелган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

– Статистика буенча, 10 янгынның 9ы кеше гаебе белән була. Такталар ул – урманга барганда саклыкка чакыру. Без аларны юл буйларына, ял итү урыннарына урнаштырабыз, – диде ул.

 

Анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм элемтә номерлары язылган. Урман янгыннары мәйданын киметү – «Татарстанда урманнарны саклау» региональ проектының төп күрсәткечләренең берсе.


Нет комментариев