Алабугада тарихи утарны бер сумга саталар
Алабугада 656,5 кв. метр мәйданлы ике катлы кирпеч утарны аукционга куйганнар. XIX гасырның икенче яртысындагы бина торак архитектура һәйкәлләре исемлегенә керә. Аны «Мәдәни мирас объекты өчен 1 сум» программасы буенча сатып алырга мөмкин.