Бәйрәм мөбарәк булсын!
Район яңалыклары

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәребезнең берсе – Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты. Ел дәвамында авыл хуҗалыгының, сәнәгатьнең һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Россиянең һәм Татарстанның какшамас көче — төрле милләт һәм дин халкының үзара аңлашып, дус һәм тату яшәвендә. Бу бәйрәм безгә уртак тарихыбызны, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын һәм бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерә. Бердәмлектә — көч!

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә барыгызга да бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм, ныклык, тынычлык телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.


Нет комментариев