21 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Татарстаннан җиде адвокат СВОда катнашырга карар кылган
Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылды һәм хәрәкәттәге армиягә кушылды. Алар Россиянең дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында.
-
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУның Теләче районы буенча бүлек башлыгы Әхмәтова Ольга Николаевнага намуслы хезмәте һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Әхмәтҗанов Рөстәм Хәмит улы призларына йөзү ярышлары узды
«Дулкын» йөзү бассейнында егетләр, кызлар арасында Әхмәтҗанов Рөстәм Хәмит улы призларына йөзү ярышлары узды.