21 август 2023 яңалыклары
-
Эретеп ябыштыручылар өчен (сварщиклар) бәйге!
Кем әйтмешли, “эретеп ябыштыру эше – сәхнәдә чикерткә кебек сикереп йөрү түгел ул”. Дөрестән дә, бу эшкә еллар дәвамында өйрәнәләр, әле нәрсәдер эретеп ябыштыру гына син сварщик дигән сүз түгел. Аның үз алымнары, кагыйдәләре, үзенчәлекләре бар. Районыбызда бу һөнәрне бик әйбәт белүчеләр аздыр дип уйламыйбыз. Эретеп ябыштыру эше хәзерге заманда да бик актуаль булып кала бирә. Менә шушы һөнәр ияләре катнашында бәйге игълан итәргә булдык.
-
Социаль фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәтенә яңа график буенча 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән
Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә. Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.
-
Керәннең шифасы
Аннан ясалган төнәтмә бик күп авырулардан дәва икән.
-
«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесе узды
«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесенә эшләр килү төгәлләнде, дуслар. Нәтиҗәләрне 15 сентябрьгә кадәр игълан итәрбез.
-
«Миләшкәй» Балык Бистәсе районында узган «Бистә шәле»ндә катнашкан
Караширмә авыл клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор ансамбле (җитәкчеләре Әклимә Мәһдиева) Балык Бистәсе районында узган «Бистә шәле» 1 нче республикакүләм хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашып кайтты.
-
«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!! бәйгесенә
Үзәк мәктәбеннән Александр Пакшин язган шигырь. Җитәкчеләре: Загидуллина И.К., Пакшина С.Р.