Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесе узды

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесенә эшләр килү төгәлләнде, дуслар. Нәтиҗәләрне 15 сентябрьгә кадәр игълан итәрбез.

Ә бүген сезгә, Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсинә Йосыпованың бәйге кысаларында язган шигырен тәкъдим итәбез.

Юл һәм гомер...

Иртән иртүк торабыз да,

Автомобильне егәрләп, тизрәк эшкә чабабыз.

Юлда тыз-быз автомобиль:

Көнгә ничә уза икән уйлап кына карагыз?..

 

Кешенең ярты гомере

Уза диләр юлларда.

Бәла-каза булдырмау,

Үзебезнең кулларда.

 

Дөнья булгач бар да була

Кешенең дә бар бит төрлесе.

Башкаларның гомерен уйламый,

Кагыйдә бозып  йөручесе.

 

Теләчебез дә гөжләп тора

Автомобиль тавышыннан.

Иртә-кичен бакча-мәктәп тирәсендәге җанлана барлык урам.

 

Элек кеше җәяү йөргән

Сау-сәламәт яшәгән.

Хәзер җәяү йөрү онытылып бара,

Авыл урамнары- техника белән тулган.

 

Җәй җиттеме бала-чага

Самокат, "велик" тота.

"Матай" алган ата-ана

Бигрәкләр дә "ут" йота

 

Бала бит ул, уйлап тормый,

Чыгып чаба юлга да.

Әти-әни син игьтибарлы бул!

Хәвеф-хәтәр булдырмау, Үзебезнең кулларда.

 

Кагыйдэлэр һәркемгә бер!

Бар да үтәсә иде!

Юлларда имин йөрү кирәклеген

Онытып җибәрмәсә иде!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев