22 февраль 2024 яңалыклары
-
Бергә-бергә – җиңү хакына
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, аның күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия булуы ачык күренде. Киң күңелле халкыбыз берләшеп, якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә егетләргә техникалар җитми дигән хәбәр алдык. Шул уңайдан, егетләргә машина алуда ярдәм итәргә теләгәннәр өчен реквизитлар калдырабыз. Чөнки илебезнең армиясе никадәр яхшы тәэмин ителгән булмасын, без үзебезнең солдатларга кайгыртуыбызны күрсәтергә бурычлыбыз. Чөнки, АЛАР – БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘР! Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын белеп торырга тиеш. Менә шул чакта гына солдат батыр да, горур да була! #үзебезнекеләрнеташламыйбыз
-
Яшьләргә үрнәк
Үрнәк итеп куярлык күркәм гаиләләр һәр шәһәрдә, һәр авылда бар. Ни куаныч, безнең Теләче районында да сикәлтәле тормыш юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче пар канатлы андый гаиләләр аз түгел. Бүгенге мәкалә геройлары - Мансур абый белән Рауза апа Хитматовлар Олы Нырсы авылының мөхтәрәм кешеләре.