22 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты дәвам итә
Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча 13 нче дөнья чемпионаты дәвам итә. Бүген ярышларның өченче - соңгы көне. Алдагы ике көндә көрәш һәм билбаулы көрәшнең ирекле төре буенча ярышлар төгәлләнде. Әйтергә кирәк, көрәштә 6 алтын медальне дә Россия спортчылары яулаган иде. Кичә узган билбаулы көрәшнең ирекле төрендә дә...
-
Бу төндә Казан юлларын 276 махсус техника ярдәмендә чистартканнар
Татарстанның һәр төбәгендәге кебек, Казан да буранга каршы көрәште. 22 ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистарту эшенә 276 махсус техника машинасы җәлеп ителгән. Шәһәр Башкарма комитеты әйтүенчә, кар чистарту эшен төнге сәгатьләрдә башкару күпкә нәтиҗәлерәк. Чөнкм көндез кар чистарткыч техникага иркенләп эшләргә юлдагы машиналарның күп булуы комачаулык тудыра. intertat.ru
-
Татарстанда болытлы, явым төшемгә бай һава торышы көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында буран чыгуы һәм томан төшүе ихтимал. Юлларда бозлавык саклана. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм вакыты белән көчәючән җил исә. Һава...