Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты дәвам итә

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча 13 нче дөнья чемпионаты дәвам итә. Бүген ярышларның өченче - соңгы көне. Алдагы ике көндә көрәш һәм билбаулы көрәшнең ирекле төре буенча ярышлар төгәлләнде. Әйтергә кирәк, көрәштә 6 алтын медальне дә Россия спортчылары яулаган иде. Кичә узган билбаулы көрәшнең ирекле төрендә дә...

Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча 13 нче дөнья чемпионаты дәвам итә. Бүген ярышларның өченче - соңгы көне.

Алдагы ике көндә көрәш һәм билбаулы көрәшнең ирекле төре буенча ярышлар төгәлләнде. Әйтергә кирәк, көрәштә 6 алтын медальне дә Россия спортчылары яулаган иде. Кичә узган билбаулы көрәшнең ирекле төрендә дә Россия көрәшчеләре шактый уңыш казанды.

Команда вәкилләре алдан, ирекле стильдә Татарстаннан Радик Сәлахов, Габделҗәлил Сөләйманов, Илнар Закиров, Илнур Вәлиуллин, Рамил Синәкәев, Ирек Шәяхмәтов, Марат Мөхәммәтҗанов бил алышачак, дигән иде. Кызлардан Регина Салихова, Замирә Әхмәтова, Алена Калугина, Диләрә Латыйпова, Алинә Мөхәммәтханова, Екатерина Бусова, Римма Садыйкова ил данын якларга тиеш иде. Ирекле төрдә чыгыш ясаучылардан Габдеҗәлил Сөләйманов, Регина Салихова һәм Алена Калугина Россиянең беренче командасы составына кертелгән, диелде.

Уңышка ирешкән Россия спортчыларын барлыйк.

Кызлар арасында:

52 килограмм: Замирә Әхмәтова - 1 урын, Ирина Макарова - 3 нче урын.

58 килограмм: Алена Калугина - 1 нче урын, Диләрә Латыйпова - 3 нче урын.

66 килограмм: Маргарита Гурциева - 1 нче урын, Алинә Мөхәммәтҗанова - 3 нче урын.

76 килограмм: Альбина Сальбиева - 1 нче урын, Екатерина Бусова - 3 нче урын.

76 килограммнан югары авырлык: Регина Салихова - 1 нче урын, Римма Садыйкова - 3 нче урын.

Ир-атлар арасында.

62 килограмм: Габделҗәлил Сөләйманов - 1 урын, Илнар Закиров - 3 нче урын.

68 килограмм: Азамат Латыйпов - 2 нче урын, Илнур Вәлиуллин - 3 нче урын.

75 килограмм: Азамат Татаркулов - 1 нче урын, Рамил Синәкәев - 3 нче урын.

82 килограмм: Мурат Татаркулов - 3 нче урын.

90 килограмм: Рәсүл Эфендиев - 2 нче урын, Ирек Шәяхмәтов - 3 нче урын.

100 килограмм: Марат Усманов - 2 нче урын, Радик Сәлахов - 3 нче урын.

100 килограммнан югары авырлык: Рөстәм Арсланов - 2 нче урын, Марат Мөхәммәтҗанов - 3 нче урын.

...Күрүебезчә,җиңүчеләр исемлегендә татарча көрәш буенча танылу алган көрәшчеләр дә бар. Ә бит билбаулы көрәшнең ирекле стиле татарча көрәштән нык аерыла. Бүген, 22 ноябрьдә, "Ак Барс" көрәш сараенда билбаулы көрәшнең классик ысулы буенча көрәшәчәкләр. Анысында көрәшче егетләребез тагын да күбрәк. Шулай булгач, дөнья чемпионнары арасында Татарстан егетләрен дә күрербез әле.

Сүз уңаеннан: классик төрдә Татарстаннан Эмиль Җиһаншин, Ислам Фәләхов, Илдар Гыйниятуллин, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Ринат Әхмәтшин, Раил Нургалиев, Илдар Аббасов һәм Ленар Гатауллин чыгыш ясаячак. Раил белән Илдар Россиянең беренче командасы составына кергән. Хәтерләсәгез, җыеннарда булу сәбәпле алар көрәш буенча Татарстан чемпионатында да катнаша алмады.

Фәрит САЛИХОВ

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев