23 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Теләчегә Россия Герое Рәсим Баксиков килде
Теләчегә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков килде.
-
Чираттагы авыл җыены Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә узды
Очрашу өлкән буын вәкилләренең чыгышы белән башланып китте - алар «Балкыш» фестиваленең район турында үзләрен сынады.
-
Грипп белән авыручылар саны кимегән
Татарстан Республикасында ОРВИ һәм грипп белән сезонлы авыру дәрәҗәсе саклана. Шул ук вакытта лаборатор расланган грипп очраклары саны кимегән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Армия хезмәтенә баручылар сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алыштыра ала
Татарстанда теләсә кайсы хәрби хезмәткә чакырылучы сроклы хәрби хезмәтне контрактлы хезмәткә алыштыра ала, дип сөйләде «Татар-информ» га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
-
Сабан туе көннәре билгеле
Татарстанда 2026 елга Сабантуй һәм рус халык бәйрәме Каравонны үткәрү даталары расланды. Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган.
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.
-
Караширмә авылы апалары солдат егетләргә үлән чәйләре тутырды
Караширмә авылы апалары тик тормый. Чираттагы эшләре - солдат егетләребезгә туган як тәмнәре белән, күңен җылыларын биреп, үлән чәйләре тутырдылар.
-
Бәйге кысаларында Олы Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр чыгыш ясады
Кичә Олы Мишә авылы мәдәният йортында «Балкыш» республика үзешчән башкаручыларның район бәйгесе кысаларында Олы Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр чыгыш ясады.
-
Салкын көннәрдә өйдән эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов законда хезмәткәрләргә бик салкын көннәрдә вакытлыча дистанцион эш форматына күчү хокукын ныгыту инициативасы белән чыгышясады. Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
-
Kia һәм КАМАЗ бәрелешендә өч кеше һәлак булган
Татарстанның Әгерҗе районында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр иттеләр төбәкнең дәүләт автоинспекциясендә.
-
Укучыларга пилотсыз очкычларны очырырга өйрәтәчәкләр
Татарстанда 2025/2026 уку елында 5-11 сыйныфларның 1300 гә якын укучысы пилотсыз очкычлар очарга өйрәнәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
-
-33°ка кадәр салкыннар булачак
Татарстанда 23 гыйнварда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
Олы Мишә авылында халык җыены узды
Халык җыеннарының чираттагысы Олы Мишә авыл җирлегендә узды.