Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Укучыларга пилотсыз очкычларны очырырга өйрәтәчәкләр

Татарстанда 2025/2026 уку елында 5-11 сыйныфларның 1300 гә якын укучысы пилотсыз очкычлар очарга өйрәнәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, Татарстанда укулар 18 мәктәп базасындагы түгәрәкләрдә бара, алар «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру»проектында катнаша. 2024/2025 уку елында әлеге түгәрәкләрдә 1057 укучы белем алган.

Балаларга пилотсыз очкычлар төзелеше, аның системаларының эш принциплары турында сөйлиләр, пилотлаштыру һәм идарә итү технологиясен күрсәтәләр. Моннан тыш, укучылар очу күнекмәләрен камилләштерә һәм төрле тренировка базаларында ярышларда катнаша ала.

2024 елдан 2025 елга кадәр балаларны пилотсыз системалар белән идарә итәргә өйрәтү өчен 110 педагог квалификация күтәрү программасы үткән.

Чыганак:вечерняяказань

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев