23 март 2016 яңалыклары
-
Узган шимбәдә Теләчедә үткәрелгән Салават турнирына тирәнтен күзәтү
Әйе, җырчы Салават, 19 март көнне, Теләчедә 2000 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш буенча районара турнир оештырды. Теләче районының ике командасыннан тыш, тәүге турнирда Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр дә бил алышты. Салават үзе аны "генераль...
-
Ике "җиңел" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән: бер кеше үлгән
Һәлакәт 07:41 сәгатьтә килеп чыккан, диелә. Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә озатылган. Тагын ике кешенең хәле уртача авырлыкта, диелә. Алар да Питрәч...
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
-
22 март көнне "Батыр"да армспорт буенча мәктәп укучылары арасында уздырылган ярышларның нәтиҗәләре
22 март көнне "Батыр" спорт комплексында "Теләче" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2002-2004 елда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 12 команда,151 укучы катнашты. Ярышларда катнашучы егет-кызлар түбәндәге урыннарны алды: Кызлар арасында: 35 кг: 1 место-Нигматзянова Алина Ст.Зюри 2 место- Хузина...
-
Районыбызның полиция хезмәткәрләре Теләче мәдәният йортында куйган концерттан фоторепортаж
Полиция кебек кырыс һәм җитди һөнәр ияләрен хискә бай, үтә дә сәнгать җанлы кешеләр дип һич уйламассың. Баксаң, алар да башкалар кебек сәхнәдә матур итеп җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп сөйлиләр икән. Без - тамашачылар моңа 22 март көнне район мәдәният йортында районыбызның полиция хезмәткәрләре куйган концертта инандык. Чыннан да, бик...
-
Салават белән Гүзәлем концертларын туктатырга мәҗбүр
Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый. "Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән. Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Бүген...