Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Узган шимбәдә Теләчедә үткәрелгән Салават турнирына тирәнтен күзәтү

Әйе, җырчы Салават, 19 март көнне, Теләчедә 2000 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш буенча районара турнир оештырды. Теләче районының ике командасыннан тыш, тәүге турнирда Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр дә бил алышты. Салават үзе аны "генераль...

Әйе, җырчы Салават, 19 март көнне, Теләчедә 2000 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш буенча районара турнир оештырды. Теләче районының ике командасыннан тыш, тәүге турнирда Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр дә бил алышты.

Салават үзе аны "генераль репетиция" дип атады. Чөнки ул әлеге бәйге үткәрүне традициягә кертеп, киләсе елга аны республика, тагын берәр елдан Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрергә ниятли. Бирсен Ходай.

"Күңеленә тисә, Салават Зәкиевич теләсә-кайсы сорау-ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкин. Әйтик, аның 31 декабрь көнне үзенең җыр театры белән инвалид баланың өенә барып, тулы программа белән концерт куеп кайтканы бар. Тагын бер инвалид баланың соравы буенча, өенә барып, концерт күрсәтергә ниятли алар. Россиякүләм үз хәйрия фонды булган Салават Зәкиевич сәхнә эшчәнлегеннән тыш, балалар өчен төрле хәйрия чаралары үткәрә, үзе дә аларда теләп катнаша". Моны безгә ярышларны ачу тантанасында, яшь көрәшчеләрне һәм тамашачыларны зур көрәш бәйрәме белән тәбрик иткән дә, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды Башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Һашимова ирештерде.

Ни өчен турнирны үткәрү урыны итеп нәкь менә Теләче районы сайланган? Ә яшь көрәшчеләре ярыштан ярышка осталыгын арттыра барган Кукмара, Әлмәт, Балтач, Саба, Актаныш районнары түгел?

- Чөнки Теләче минем дустым - ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов туып-үскән, эшләгән төбәк. Ул озак еллар монда спорт өлкәсендә эшләп, аны күтәреп киткән кеше. Республика балалары арасында зур көрәш турниры үткәрү идеясе дә аның белән сөйләшеп утырганда туды. Икенчедән, район җитәкчесе Илдус Зарипов белән аның урынбасары Айрат Фәтхуллин бу башлангычны күтәреп алдылар. Өченчедән, Теләче көрәш осталары төбәге. Аларның исемнәрен без балаларга биреләчәк һәр Кубокка язып чыктык. Кубокларны алар яшь батырларга үзләре тапшырачак. Ә командалар беренчелегендә җиңүчеләргә район башлыгы Илдус Зарипов белән минем исемдәге Кубоклар биреләчәк, - дип җаваплады сорауларны Салават Зәкиевич.

Тантанада легендар көрәшчебез, республикабызның атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә әләм күтәрелде, аның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды. Салават әйткәнчә, Ватан үзенең батырларын онытырга тиеш түгел. Аларның кадерләрен исән чакта белү яхшырак. Алдагы ярышларда башка батырлар хөрмәтенә дә әләмнәр күтәреләчәк.

Көч сынашуларда районыбыз малайларының беренчелеккә чыгулары гаҗәп түгел. Чөнки бездә, башка спорт төрләре белән бергә, татарча көрәшкә дә зур игътибар бирелә. Күрше районнарда да балалар белән эшләмиләр, аларны спортка җәлеп итмиләр дип әйтеп булмый. Саба, Биектау һәм Кукмараның яшь көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясады, берише чемпион булып, Кубок күтәреп кайтып китте. Ярыш вакытында кемгәдер тәҗрибә, икенчеләргә осталык җитеп бетмәде. Арада келәмгә утырып елаучы, хөкемдарларның бәясен көтеп тормастан, үпкә белдереп, сөлге ташлап чыгып китүче малайлар да булды. Әнә шулай үзләрендә характер тәрбияли алар.
Һәр үлчәүдә кемнәрнең мактау пьедесталының иң югары баскычына менгәнен сез түбәндәге исемлекне укып белә аласыз. Ибраһим Хәйретдинов (Теләче - 1), Наил Шакиров (Теләче - 1), Ильфир Габдрахманов (Байлар Сабасы - 1), Илшат Гыйниятуллин (Кукмара - 1), Данил Галимов (Теләче - 2), Нияз Каюмов (Байлар Сабасы - 2), Асаф Закиров (Теләче -1), Илһам Камалиев (Теләче-1), Павел Филлипов (Кукмара -1), Айнур Галимҗанов (Кукмара - 1) Ирек Зарипов (Байлар Сабасы - 1), Кәрим Садыйков (Кукмара - 1), Айрат Сәләхов (Байлар Сабасы - 1), Илзат Рәхимов (Байлар Сабасы - 1). "Иң матур техник алым" номинациясендә Теләчедән Ибраһим Хәйретдинов җиңүче булды. Аңа шул исемдәге Кубок тапшырылды."Иң яшь көрәшче" исеме һәм Кубок Максабаш авылыннан биш яшьлек Ильмир Зәкиевка бирелде. Бүләкләрне ияләренә Салават Фәтхетдинов үзе тапшырды. Командалар беренчелегендә Теләче - 1, Кукмара -1, Байлар Сабасы - 1 командалары алдынгы урыннарны яулады. Дүртенче һәм бишенче урыннарда Биектау һәм Теләче - 2 командалары.

Әлбәттә, танылган җырчының нияте изге. "Без илдә-көндә беткән халык түгел. Безнең дә дөньяда тоткан урыныбыз, тарихыбыз, кыйблабыз, сүзебез бар. Яшь буынга әнә шул фикерне сеңдереп үстерү зарур. Көрәшеп, дөньяны танып үссеннәр. Ә тормыш ул үзе көрәш", - диде ул. (фотолар - tulachi.ru сайтында).

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев