23 май 2018 яңалыклары
-
Мәктәп укучылары Олы Нырсы авылның янгын бүлеге белән танышты
«День открытых дверей» На формирование культуры безопасного поведения у ребят, начиная с дошкольного возраста, направлены огромные усилия. Ведь только комплексным подходом можно добиться формирования и развития у детей сознательного и ответственного отношения к личной безопасности и безопасности окружающих.
-
Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта
Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
-
Казанда "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды
Кичә, 21 майда, V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды.
-
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган
Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Рохинья мөселман качакларына муссон яңгырлары яңа фаҗига китереп чыгарган
Бангладешта сыену урыны тапкан җиде меңнән артык аракан мөселманы, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, фаҗигагә юлыккан. Бу хакта, БМО генераль сәркатибе вәкиле Стефан Дюжаррикка сылтама белән, “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән
Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
-
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Мәскәү биржасының иртәнге сату-алуларында доллар курсы 61 сум 67 тиенгә кадәр үсте. Америка валютасы кичәге дәрәҗәгә тагын 47 тиен өстәде. Бу турыда сәүдә мәйданнары мәгълүматлары дәлилли.
-
Татарстанда “милли курчак”ны сайладылар
Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды. Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
-
Рамазан ае мөбәрәк булсын!
Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башланды. Бу көннәрдә ураза тотучылар билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. АллаҺы Тәгалә Коръәндә: “Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем белеп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул”, - дигән. Уразаның шартлары “вөҗүб” һәм “әда” дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тору, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле һәм юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылыр. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
-
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли
Теләче районы басуларында өч көннән чәчү төгәлләнергә тиеш. Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта әйтте.
-
Кырыкны узгач хатын-кызлар нигә тазара?
Их, ябыгасы иде... Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу
-
Дөнья чемпионатына истәлек акчасы чыгардылар
Россия Банкы илдә футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылу уңаеннан 100 сумлык истәлек акчасы чыгара. Ул бүгеннән әйләнешкә керә.