Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Мәскәү биржасының иртәнге сату-алуларында доллар курсы 61 сум 67 тиенгә кадәр үсте. Америка валютасы кичәге дәрәҗәгә тагын 47 тиен өстәде. Бу турыда сәүдә мәйданнары мәгълүматлары дәлилли.
Европа валютасы шулай ук бер сумга арткан. Бүген 11 сәгать 36 минутка евро бәясе 72 сум 31 тиен тәшкил итте. Бу кичәге сату-алулар ябылганнан соң, 25 тиенгә артык.
Россия валютасына Россия финанс министрлыгының доллар сатып алуы, шулай ук нефть бәясе арзанаю йогынты ясый. 11 сәгать 25 минут торышына Brent мичкәсенең бәясе 79,1 долларны тәшкил итә — бу кичәге сату-алулар ябылганнан соң, 0,35 долларга кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев