24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Баландыш авыл җирлегендә узган халык җыеныннан ФОТОЛАР
Баландыш авыл җирлегендә дә халык җыены узды. Җыелыш башланганчы авыл үзешчәннәре "Орчык өмәсе" күренешен сәхнәләштереп күрсәтте. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Рәшит Йосыпов эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Әлеге җирлектә дә хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Авылда пропискада торып та, ял вакытларында авылга кайтып машина юучы кайберәүләр...
-
Ашыгыч медицина ярдәме буенча баш белгеч ашыгыч ярдәм хезмәте түләүле булмый, дип хәбәр итте
2018 елдан ашыгыч ярдәм чакырту түләүле була дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта Татарстанда Ашыгыч медицина ярдәме буенча баш белгеч Галина Воронцова "Татар-информ" агентылыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. Ашыгыч ярдәм хезмәте чакырту өчен түләргә туры киләчәк дигән мәгълүмат инде узган елдан бирле социаль челтәрләр аша таратыла. "Бүгенге көндә ел...
-
Социолог: Яшьләр арасында татар теленең кулланылышы юк дәрәҗәсендә
Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе - "ноль". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. "Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә....
-
Татарстанның дүрт чаңгычысы кышкы Универсиадага бара
29 гыйнвар - 8 февраль көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә XXVIII нче Бөтендөнья кышкы Универсиадасы узачак. Анда катнашачак чаңгычылар командасын туплау максатыннан, 15-22 гыйнвар көннәрендә Татарстанның "чаңгы башкаласы" - Зәй шәһәрендә студентларның Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстанның Зәй районында V Бөтенроссия кышкы Универсиадасының чаңгы узышлары буенча финал ярышында Новосибирск, Тамбов, Псков, Төмән,...