24 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә, 25 сентябрь көнгә һава торышын хәбәр иттеләр
Иртәгә, 25 сентябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Теләчебездә дә, аязучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Температура төнлә 7-12 градус булса, көндез 16-21 градуска кадәр күтәреләчәк. Уртача җил, көньяк-көнчыгыштан.
-
Сарман районында коточкыч җинаять кылынган
Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә...
-
Апас районының Каратун бистәсендә 19 яшьлек егет ике кешене буып үтергән
Апас районының Каратун бистәсендә бергә яшәгән 1960 елгы хатын-кызны һәм 1970 елгы ир-атны 19 яшьлек егет буып үтергән дип фаразланыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җинаять кылуда шикләнелгән 19 яшьлек Сергей Золин тоткарланган. Егет үзенең гаебен егет таныган. Аның сөйләве буенча, бу кичне...
-
24 сентябрь көнне Теләчедә узган кросстан ФОТОРЕПОРТАЖ
"Милләтләр кроссы" үткәрелү безнең районда да күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 24 сентябрь көнне узды. Массакүләм йөгерештә барлыгы 211 райондашыбыз катнашты. Спортчыларны иң элек муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. "Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Менә әле яңа гына ачылган парк та моның ачык мисалы....