Сарман районында коточкыч җинаять кылынган
Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә...
Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә кала. Шуннан файдаланып ул 4 яшьлек кызны көчли. Соңрак өйгә әбиләре кайтып керә, кыз баланың канга буялганын күреп ала һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырта.
Ир-ат үз гаебен таныган. Якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шунысы да игътибарга лаек: 2012 елда ир-ат балигъ булмаган балага карата кылынган җенси гамәлләре өчен хөкем ителгән булган инде.
Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев