25 декабрь 2017 яңалыклары
-
ВЕНЕР СӘЛИМОВ НИ ӨЧЕН ТУЕН БИЕКТАУДА ҮТКӘРГӘН?
Венер Сәлимов үзе - Әгерҗедән, ә тормыш иптәше Ильвина - Казан кызы. Әмма ни өчендер яшьләрнең туе Биектауда узган. Сәбәбен Венер Интертатка аңлатты. "Туйны миңа ошаган кафеда, ягъни Биектаудагы "Тулпар" кафесында үткәрдек. Анда бик уңайлы, барысы да нәкъ мин теләгәнчә. Кафе 3 катлы, өченче катта- туй, икенче катта дискотека булды....
-
Питрәч районында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән
Питрәч районында Казан - Шәмәрдән юлының 49нчы чакрымында ике машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Хәбәр Питрәч районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә 9 сәгать 14 минутта алынган. Урынга "Ленино-Кокушкино" посты хезмәткәрләре чыккан....
-
Композитор, I группа инвалид Айрат Исламов: «Җырларым бар – үземне генә белүче юк»
Казанда яшәүче Айрат Исламов - 1975 елгы егет - I группа инвалид. Әнисе Рәшидә апа әйтүенчә, дөньяга аваз салганда, сабыйның үзәк нерв системасына зыян килгән. Мондый авыруларның күбесе, гадәттә, аякка да басмый, сөйләшү мөмкинлегеннән дә мәхрүм була. Әни кеше, моның белән ризалашасы килмичә, баласын кая гына алып бармый да кемгә...
-
Шушы көннәрдә Айдар башлангыч мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучыларының район семинары үзды.
2017 елның 21 декабрендә Олы Нырсы урта мәктәбенең Айдар башлангыч мәктәбендә "БДББС шартларында азкомплектлы башлангыч мәктәптә уку сыйфатын үстерү" дигән темага башлангыч мәктәп - филиаллары укытучыларының район семинары үткәрелде. Айдар башлангыч мәктәбе укытучылары Шайхетдинова Лилия Марсель кызы 1 сыйныфта матеатика фәненнән, Фаттахова Райханә Валиахмәт кызы 2,3 сыйныфларда татар теленнән ачык...
-
23 декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә дә Яңа-2018 елны каршы алу кичәсе узды
Яңа ел - түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәмнәребезнең берсе. 23 декабрь көнне безнең Олы Мишә урта мәктәбендә дә Яңа-2018 елны каршы алу кичәсе узды. Балалар Кыш бабай белән Карсылуга үзләренең һөнәрләрен генә күрсәтеп калмадылар, ә сәхнәләштерелгән "Могҗизалар илендә" кунакта да булдылар, бергәләшеп җырлап-биеп, күңел дә ачтылар. Яңа ел, яңа...
-
Күрәчәкне күрми...
Ярминкәдән арзанрак бәягә шикәр комы, он, ит-май алырга дип, ирем Рәис белән Мәскәү базарына барган идек. Сәүдә рәтләре бик бай, сатып алучылар күп булганга сөенеп йөрдем. Буалылар да, чүпрәлеләр дә бик тырышкан, уңган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәттән гайре сүз юк, әлбәттә. Шәхси эшкуарлар алып килгән симез каз, үрдәк түшкәләренең бәяләрен белешеп...
-
Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газет чыгара башлады
"Язмыш сукмаклары" дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган. "Язмыш сукмаклары"ның беренче...
-
Районыбызда бүген“Тоннель“ операциясе үтте
Бүген иртәнге 6 сәгатьтән9 сәгатькә кадәр Теләче районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләреТеләче -Шәмәрдән юлының 73нчы чакырымында "Тоннель" операциясе үткәрделәр.Юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде. Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде.Нәтиҗәдә өч сәгать эчендә 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
-
2017 елның соңгы атнасын ваклый башладык. Хәерле булсын!
2017 елның соңгы атнасын ваклый башладык. Хәерле булсын!
-
Фикус гөлен ничек тәрбияләргә?
икус гөле яфракларын коя башлады, сәбәбе нидә икән? Гөлүсә Җиһаншина, Кама Тамагы. Фикус үзенең яфракларын, гадәттә, кышкы вакытта һәм җәй башында коя. Сәбәбе - үтәли җил һәм түбән температура. Шуңа да әлеге гөл өчен кышын иң яхшы температура +18 - +20 градус. Җәй көне аны, киресенчә, туры кояш нурларыннан сакларга...
-
Балаксыз чалбар, алсу пижама, чәчәкле халат төсле пиджак... Татар сәхнәсендә сәер киемнәр хит-парады - 2017
Автор: Эльвира ШАКИРОВА Артистлар тамашачыны үзенчәлекле киемнәр белән шаккаттырмакчы. Кием күп "чәйнәлсә", димәк, җырчы морадына ирешкән санала, күрәсең. 2017 ел татар эстрадасы сәхнәсендәге иң сәер киемнәрне барлыйбыз. Элвин Грейның алсу пижамасы Радик Юльякшин (Элвин Грей): "Мәктәптә укыганда, мин ак күлмәк һәм галстуктан гына йөри идем. Ләкин берничә ел элек, ягъни...
-
Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган
Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл алган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр...
-
Бүген Татарстанда бозлавык булуы көтелә
Бүген Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Татарстанда болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булачак. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -5..-10º; көндез -2..-7º градус. Юлларда бозлавык. Татар Информ