Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фикус гөлен ничек тәрбияләргә?

икус гөле яфракларын коя башлады, сәбәбе нидә икән? Гөлүсә Җиһаншина, Кама Тамагы. Фикус үзенең яфракларын, гадәттә, кышкы вакытта һәм җәй башында коя. Сәбәбе - үтәли җил һәм түбән температура. Шуңа да әлеге гөл өчен кышын иң яхшы температура +18 - +20 градус. Җәй көне аны, киресенчә, туры кояш нурларыннан сакларга...

икус гөле яфракларын коя башлады, сәбәбе нидә икән? Гөлүсә Җиһаншина, Кама Тамагы.

Фикус үзенең яфракларын, гадәттә, кышкы вакытта һәм җәй башында коя. Сәбәбе - үтәли җил һәм түбән температура. Шуңа да әлеге гөл өчен кышын иң яхшы температура +18 - +20 градус. Җәй көне аны, киресенчә, туры кояш нурларыннан сакларга кирәк. Яфрак коелуның тагын бер сәбәбе - туфрактагы туклыклы матдәләрнең аеруча күп булуы. Шуңа да аны артык тукландырырга ашыкмагыз, бигрәк тә кышын. Фикус салкын суны да яратмый. Кайбер төр фикуслар, әйтик, Каучуконосный һәм Лировидный дигәннәре артык дымны да бик яратып бетерми. Бенджамин фикусына, гадәттә, яктылык җитми. Урамнан өйгә керткәч тә, ул үзен караңгыда калган кебек тоя. 

Фикус яфракларын койса, «Эпином» препаратын кулланыгыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев