26 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Иркәдән әнисе җырчы ясаган?!
Иркә юктан гына җырчы булып китмәгән, ләбаса. Ул әнисенә охшап, моңлы тавышлы икән. Кызын җырчы булырга да Миңнебәдәр апа үзе өндәгән. - Мин - Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием - Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием - Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы...
-
Бал белән эчкән чәйнең файдасы юк?
Чәй гомерне озайта, яшәртә, онкология авыруларыннан саклый. Әмма аны дөрес итеп эчә белергә кирәк. Чәйне ничек дөрес итеп эчәләр соң? Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин. Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы...
-
Татарстанда М7 трассасында җиңел машина йөк машинасы астына кергән
Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында "Матиз" "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел автомобильнең бензин багы тишелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 15.55 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча «Куземетьево» аерым посты оператив...
-
27 ноябрьгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көчле буран турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты. 27 ноябрь иртән, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәргә...
-
“БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БЕР УЗЫШУ...” 300 АТ КӨЧЛЕ АВТОМОБИЛЬЛӘРНЕ ЙӨГӘНЛӘГӘН АВТОСӨЮЧЕ АЗНАКАЙДАГЫ АВТОҺӘЛАКӘТТӘ КИТЕП БАРДЫ...
Азнакай районында "Нива" автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. "Нива" автомобиле рулендәге йөртүчене Әлмәт табиблары коткарып калырга теләсәләр дә, булдыра алмыйлар. Йөртүче - Чаллы автосөючеләренә билгеле кеше, автотюнинг белән шөгыльләнүче Данис Исламов. МЧС мәгълүматлары буенча, авария кичә кичке алтылар тирәсенә Азнакай-Буралы юлында була.kazanfirst.ruсайты язуынча, автоһәлакәтнең шаһите Рафаэль Аптикаев пассажир утыргычында булган...
-
"Моңа Радик гаепле!" - Элвин Грей концертында көтелмәгән хәл булган
Шушы көннәрдә Элвин Грей концертында көтелмәгән хәл булган. Концерт кызган бер мәлдә Татар-малай буларак барыбызга да таныш булган видеоблогер Ринат Галиәхмәтов сәхнәгә чыгып үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган. Яшьләр Элвин Грейның бер җырына багышланган флешмобта танышкан. "Танышуыбызга Радик "гаепле", - дигән Ринат Галиәхмәтов. - Бөтен дөньяга кычкырып әйтәсе килә - "Мин...
-
«Мин аның үлгәнен сиздем, күңелемдә нәрсәдер зыңлап, авыртып өзелгәндәй булды» [булган хәл]
Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин. //Шәһри Казан// Шундыйларның берсе - Алсу...
-
Теләчедә ике автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән
Теләче районында ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт Теләче-Арча юлында Максабаш авылы тирәсендә булган. Һәлакәт урынында янгын сүндерү -коткару часте хезмәткәрләре «Лада Кросс» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобильләренең...
-
Казанда гараждагы автомобильдә кеше янып үлгән
Казанның Совет районында "Ватан" гараж кооперативында «Нива» автомобилендә 43 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.29 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 6нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәктәрләре барган. Алар ике...
-
Әниләр көне – матур көн!
Бүген бит - Аналар көне! Бүген җирдә тантана! Кояш шуңа көлә бүген Гөлләр шуңа шатлана! Әни сүзе - иң бөек сүз! Юк аңа һичбер алмаш! Иң- иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас!
-
В Татарстане в 2017 году капитально отремонтируют 74 поликлиники
В Татарстане в 2017 году капитально отремонтируют 74 поликлиники. Об этом на республиканском совещании в Доме Правительства РТ рассказал министр строительства, архитектуры и ЖКХ РТ Ирек Файзуллин, сообщает пресс-служба Президента РТ. В число тех зданий, которые подлежат ремонту, входят 74 амбулаторно-поликлинических учреждения в Казани, Набережных Челнах, Нижнекамске, Альметьевске, привел цифры...