Теләчедә ике автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән
Юллар чатында

Теләчедә ике автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән

Теләче районында ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт Теләче-Арча юлында Максабаш авылы тирәсендә булган. Һәлакәт урынында янгын сүндерү -коткару часте хезмәткәрләре «Лада Кросс» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобильләренең...

Теләче районында ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Теләче-Арча юлында Максабаш авылы тирәсендә булган.

Һәлакәт урынында янгын сүндерү -коткару часте хезмәткәрләре «Лада Кросс» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобильләренең аккумляторларын сүндергәннәр һәм тәгәрмәчләренә бастырганнар.

Һәлакәт аркасында өч кеше зыян күргән.

Татар Информ


Нет комментариев